Үзбәкстанга барырга теләүче туристларга шартлар җиңеләйтелгән

Үзбәкстанның туризмны үстерү буенча Дәүләт комитеты вәкилләре Татарстанда Үзбәкстанның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның Диния нәзарәтендә Үзбәкстанның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Үзбәкстан вәкилләре туристлар өчен шартларның гадиләштерелгәне хакында сөйләде.

Үзбәкстанның туризмны үстерү буенча Дәүләт комитеты хезмәткәре Азиз Мирджалилов әйтүенчә, туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру максатында виза алу һәм теркәлү процесслары гадиләштерелгән. 2018 елдан электрон виза алу мөмкинлеге булдырылган. Шулай ук туристик полиция эшчәнлеге алып барыла. Россиядә туризм илчесе буларак актер Юрий Стоянов билгеләнгән.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга килүе көтелә. Ике якның мөнәсәбәтләре үсештә. Безнең берләштерүче мәйдан - ислам дине. Татарстанда яшәүчеләрнең исламны Азиядә таратуда мөһим булган ил белән якыннанрак танышуын телибез”, - диде Үзбәкстан вәкиле.

Үзбәкстанда 7,4 мең мәдәни мирас объекты исәпләнә, шуларның 209ы дүрт шәһәр-музей составында. “Бохара шәһәренең тарихи үзәге”, «Шахрисабз шәһәренең тарихи үзәге" һәм " Сәмәрканд. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән. “Бу Самарканд, Бохара, Хива, Шахрисабз, Термез кебек искиткеч шәһәрләр, легендар Ефәк юлы үзәкләре”, - диде Азиз Мирджалилов.