Бишкәктә Чыңгыз Айтматовның иҗаты турында сөйләгәннәр

Очрашуда язучының сеңлесе Роза Айтматова да катнашкан.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Кыргызстан-Төркия «Манас» университетында дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган семинар узды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

«Дала зирәге – Чыңгыз Айтматов» семинарында югары уку йорты студентлары, Бишкәкнең лицей һәм мәктәпләре, шул исәптән Анатолия мәктәбе укучылары катнашты.

Семинарда катнашкан бөек язучының сеңлесе Роза Айтматова абыйсының әсәрләреннән Анатолий мәктәбе укучылары тарафыннан укылган өзекләр бер үк вакытта моңсулык һәм шатлык уятты, диде.

«Айтматов сугыш вакытында яшәде. Бер яктан, без әтиебез фаҗигасен кичердек, икенче яктан - сугыш авырлыкларын кичерергә тырыштык. Зур авырлык белән мәктәпне тәмамлап, Айтматов әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлады. Сез кыенлыкларга юлыгырга мөмкинсез, әмма Айтматов кебек үк аларны җиңеп чыгарга һәм тормыш юлы буйлап ныклы адымнар ясарга тиешсез», - диде язучының сеңлесе.