Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде

Урманнарда янгын куркынычы 14-19 сентябрьгә кадәр сакланачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урманнарда янгын куркынычы 14-19 сентябрьгә кадәр сакланачак. Урыны белән янгын куркынычы - югары, 4 нче класслы һәм гадәттән тыш хәл - 5 нче класслы дип билгеләнә.