Татарстанлылар онкологларда бушлай тикшеренү үтә ала

Моның өчен 15 сентябрьгә кадәр республиканың клиник онкология диспансерына мөрәҗәгать итәргә яисә шалтыратырга кирәк.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак. 8 (843) 525-73-92 телефоны аша 15 сентябрьгә кадәр алдан язылып кую мөмкинлеге бар.