Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» Казахстанның «Казинформ» агентылыгын 100 еллыгы белән котлады
Татарстан һәм Казахстанның мәгълүмат агентлыклары арасында төзелгән меморандум төрки дөньяда барган барлык вакыйгаларны яктыртырга, милләтара дуслыкны сакларга ярдәм итә, - диелә котлауда.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казахстанның «Казинформ» халыкара мәгълүмат агентлыгы идарәсе рәисе Аскар Умаровка агентлыкны 100 еллыгы белән тәбрикләп котлау телеграммасы юллады.
«100 ел — озын юл, бу дәвердә сез республикагыз тормышын яктырттыгыз, аның белән таныштырдыгыз, илегезнең мәдәниятен бөтен дөньяда тәкъдим иттегез.
Безнең агентлыклар арасында хезмәттәшлек турындагы меморандум төрки дөньяда барган барлык вакыйгаларны яктыртырга, милләтара дуслыкны, шулай ук Казахстан һәм Татарстан республикалары, аларның халыклары арасындагы хезмәттәшлекне сакларга ярдәм итә. Һәм бу хезмәттәшлек уңышлы дәвам итеп килә.
Гел үзгәреп торган яңалыклар дөньясы өчен 100 ел — глобаль сан, бу тотрыклы үсеш, медиа вәкиленең абруе, сыйфатлы журналистиканы саклау турында сөйли. «Казинформ» агентлыгына алга таба үсеш, хезмәткәрләргә — барлык өлкәдә дә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез! Яхшы яңалыклар юлдаш булсын!», — диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз