news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

Бәйрәм чарасында «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләре тапшырылды.

Саба районында ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар
Ильмира Галимуллина

(Саба, 13 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Узган шимбәдә Саба районы ТАССРның 100 еллыгы флагын  милли көйләр астында чәкчәк белән зурлап каршы алдылар.­ Юбилей әләме ул көнне районда уздырылган күп кенә бәйрәм чараларында җилфердәде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әләмне зур го­рурлык белән каршы алып, бүген районда үтәсе чараларда хөрмәтләнергә чакырабыз», — диде Са­ба муниципаль районы башкарма комитеты ап­параты җитәкчесе Марат Кә­римов.

 Әләм беренче булып бистә­безнең иң ямьле урыны — Саба яр буена таба юл алды. Көчле алкышлар астында аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итеп, тантаналы шартларда әләмгә Саба районы гербы төшерелгән тасманы беркет­те.

 «ТАССРның 100 еллыгы әлә­ме эстафетасын шатланып кабул итәбез. Уйлап карасак, 100 еллык тарих эчендә күпме уңышлар, күпме кичерешләр ята. Гөрләтеп яшәгән, чәчәк аткан республикабыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Татарстан тормышында 90 еллык бай тарихы булган Сабабыз да лаеклы урын били. Исән-имин булып, районның 100 еллыгын да, киләчәк буыннарга меңъеллыгын да каршы алырга язсын», — диде район башлыгы.

Бәйрәм чарасы «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшыру тантанасы белән дәвам итте.

Истәлек билгесенә мелиорация өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Са­ба Мелиорация» ПМК”сы җәм­гыяте баш инженеры Фаяз Кәбиров, куркыныч­сызлык техникасы буен­ча баш инженеры Надил Үтә­гә­нов, төзелеш өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икъ­тисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен «159нчы ПМК» җәмгыяте директоры Фәргать Нәбиуллин лаек булды.

Шулай ук шәхси эшмәкәрләр Алмаз Әхмәтовка һәм Айнур Гатауллинга үзләре җитештерә торган товарларга «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификат та тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100