news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов штабында кешеләрнең үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруы хакында сөйләштеләр

Экспертлар яшьләр өчен грантлар, өлкән буынга ярдәм итү, WorldSkills Kazan 2019 мирасының потенциалы турында сөйләде.

Миңнеханов штабында кешеләрнең үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруы хакында сөйләштеләр
Владимир Васильев

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы әгъзалары социаль эшкуарлык өлкәсендәге экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Кешеләргә үз-үзләрен реализацияләү өчен тиешле шартлар тудыра торган механизмнар дискуссиянең төп темасы булды.

Бүгенге көндә Татарстан гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда уникаль тәҗрибәгә ия, дип белдерде штаб рәисе урынбасары Айрат Мөбарәкшин.

«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов республикада яшьләргә ярдәм күрсәтү һәм аларның оешмасы нәрсә тәкъдим итә алуы хакында сөйләде.

Татарстанда эшче һөнәрләр буенча иң яхшы белгечләр әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында «Прототиплар әзерләү» компетенциясендә алтын медаль яулаган Айдар Минеев шулай дип белдерде. Хәзер ул эксклюзив продукт булдыру һәм республиканы дөнья базарына чыгару теләге белән яна.

Узган чемпионатның җиһазлар һәм ресурс үзәкләре рәвешендәге мирасы – яшь буын вәкилләре өчен менә дигән мөмкинлек, дип искәртте «Казан» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова. Россия Пенсионерлар берлегенең республика бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү хакында сөйләде.

Рөстәм Миңнехановтан тыш, Татарстан Президенты вазифасына кандидатлар арасында Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альмир Михеев («Гадел Россия»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100