news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр

Балалар татар халкы сәнгате, татар уеннары төрләре белән танышты.

Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 13 август, «Татар-информ», «Азнакай-информ»). «Uen Fest» фестивале кысаларында Азнакай муниципаль районы татар халык уеннары үткәрде. Чараны «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениясе белгечләре Азнакай шәһәренең 21нче «Сандугач» балалар бакчасында оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балалар татар халкы сәнгате, татар уеннары төрләре белән танышты. Алар «Түбәтәй уены», «Утыр, утыр, Мәликә», «Кабыргалы — тамчылы» халык уеннарын, төрле төстәге тасмалар белән уеннар уйнады.

Балалар өчен халык уеннары педагогик яктан кыйммәт һәм акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, билгеле бер рухи кәеф, халык иҗатына кызыксыну тудыралар.

«Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100