Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде

Алдагы алты елда суд рәисе вазифасын Олег Соколов башкарачак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.Моңа кадәр ТР Югары суды хөкемдары булган Олег Соколов Киров районы судының яңа рәисе булды.Документ нигезендә, ул әлеге вазифаны 6 ел башкарачак.