Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында Авыл көне булачак

24 август көнне авыл бәйрәменә читтә гомер итүче барлык авылдашлар, якташлар көтелә.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). 24 августта Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында Авыл көне булачак. Тормыш йөген читтә тартсалар да күңелләре белән һәрчак туган якта булган авылдашларын, якташларын, шул якларны үз итүчеләрне Авыл бәйрәменә көтәләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Бәйрәм быел да Кыр Шонталысы авылында туып-үскән, хәзер башкалабыз Казанда яшәүче эшмәкәр, "Сельхозснаб" компаниясе җитәкчесе, Директорлар советы рәисе, техник фәннәр кандидаты  Фәнис Гатин тырышлыгы, матди ярдәме белән үткәрелә. "Авыл бәйрәме бар мәшәкатьләрне бераз читкә куеп, дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашып, туган җиргә булган хөрмәтне белдереп,күңелләргә шифа алу өчен бер дигән форсат. Программа кызыклы, истә калырлык булачак. Бергәләр истәлекләр яңартырбыз, башкала һәм җирле артистлар чыгышын карарбыз, уеннарда катнашып, күңелләрне күтәрербез, тәмле пылау белән сыйланырбыз", дип хәбәр итә оештыручылар.Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы бәйрәме 24 августта, шимбә көнне, көндез 13.00 сәгатьтә башлана.