13 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул урып-җыю эшләре барышын бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов Буа районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде /  Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.Татарстанның алиментчы ата-аналары балаларына 2,8 млрд сумнан артык бурычлы / Ел башыннан суд приставлары бурычлылардан 165 млн сумнан артык алимент түләттергән. Ләбиб Лерон ветеран журналистларны һәм язучыларны Корбан ашына җыйды / “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире татар зыялыларын янә бергә туплады.Равил Кузюров урманчылык җитәкчеләре узган тест нәтиҗәләреннән канәгать түгел / “Икеле” куярга ярамый, чөнки анда икелегә укучылар юк, диде урман хуҗалыгы министры. “Печән базары” фестивалендә Кисекбаш фигурасы урнаштырылачак / Фигураны Мәскәүдә яшәүче рәссам Радик Мусин ясаячак.    Испания тарихында икенче Сабан туе узган / Милли бәйрәм Коста Бланка яр буенда урнашкан "Tatar camp for kids in Spain" халыкара татар лагере коллективы тарафыннан оештырылды.Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин / "Татар дизайны Европа форматына күчәргә тиеш", - ди Гүзәлия Гыйниятуллина.Павлова: Пенсия алды кешеләре хезмәт стажын югалтмыйча яңа һөнәр ала алачак / Пенсия алды кешеләрен яңадан әзерләү программасы WorldSkills стандартлары буенча үткәреләчәк. "Татар-информ"да "Иске Казан түгәрәк уены" фестивале турында сөйләшәчәкләр / Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Мәгариф министрлыгы Белем бәйрәмен 2 сентябрьгә күчермәскә киңәш итте /  Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.