Уку елы алдыннан Казанның 102 белем йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләре тикшерелгән

Татарстан башкаласындагы барлыгы 176 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшереләчәк.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Яңа уку елы алдыннан, 20 июльдән бүгенге көнгә кадәр, Казандагы 176 белем йортының 102сендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелгән. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.Аның сүзләренчә, шәһәрнең берничә уку йортында тикшерү үткәрергә капиталь ремонт эшләре комачаулый.Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләрен янгын сүндерү һәм янгын сигнализациясе системаларын тикшерергә чакырды. «Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплы кадрларны укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен тиешле шартлар булдыруыгызны сорыйбыз», - дип сүзен йомгаклады ул.