Үзәк Банкта реклама аша талауның яңа алымы турында сөйләделәр

Адрессыз реклама үз эченә конкрет керем төре яки инвестицияләр турында мәгълүматны алмый.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). РФ Үзәк Банкында Интернетта адрессыз реклама аша финанс мошенниклыгының яңа схемасын ачыклаганнар. Бу хакта Россия Банкының намуссыз практикаларга каршы көрәш департаменты җитәкчесе Валерий Ляхка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Гражданнарны җәлеп итү өчен, җинаятьчеләр адрессыз финанс рекламасыннан файдалана башлады, дип хәбәр итте белгеч.

Әлеге реклама төре билгеле бер даирәгә түгел, ә массакүләм аудиториягә юнәлдерелгән. Шулай ук ул, гадәттә, конкрет керем төре яисә инвестицияләр турында сөйләми, ә «Безнең белән акча эшлә! , дип кенә чакыра».

Шулай итеп, билгеле бер төр хезмәт яки азык-төлек җыелмасын тәкъдим итүнең нигезен тәшкил итүче схема кешенең зур акчалата суммаларга ия булу теләгенә юнәлдерелгән. Акчаларны ничек эшләү мөмкинлеге - билгесез.

«Тик менә нәрсә кызык. Пандемия вакытында мондый реклама күләме шулкадәр арткан ки, хәзер традицион финанс хезмәтләре рекламасы күләменнән дә шактый артып китә», — дип белдерде Валерий Лях.