Татарстан флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр

Флаг фашистлар илбасарларыннан Идрицаны азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тапшырылды.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия иҗтимагый палатасында «Җиңү байрагы 2015–2020» мәдәни-патриотик программа утырышы узды. Аның кысаларында Татарстан вәкилләре республика флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр. Бу турыда Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Флаг фашистлар илбасарларыннан Идрицаны азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тапшырылды. Утырыш Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Тулы вәкаләтле вәкиллекнең иҗтимагый элемтәләр секторы хезмәткәре Роберт Мортазин катнашында узды.Киңәшмәдә федерациянең 35 субъектыннан вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы шулай ук «Хәрби дан» музеена үз төбәкләре флагларын бүләк итте.