Россия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады

Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәрендә озын ял көтә.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә кабинет битендә хәбәр ителә.Шул ук вакытта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар көннәре (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәре 4 һәм 5 май көннәренә күчереләчәк» диелгән. Шулай итеп, россиялеләрне майда янә озын яллар көтә.Яңа елга Россия халкы 1 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан – 22 февральдән 24 февральгә кадәр, Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан – 7 марттан 9 мартка кадәр, Яз һәм хезмәт көне уңаеннан – 1 майдан 5 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Моннан тыш, Россия көне уңаеннан 12-14 июнь һәм 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә ял итү каралган.