Роспотребнадзор Казанның ике пляжында су коенуны тыйды

Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә су коенуны тыючы аншлаглар куелачак.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре Казанның берьюлы ике пляжында су коенуны тыя. Якын арада анда тиешле аншлаглар куелачак. Бу турыда бүген Казан мэриясе хәбәр итә.«Роспотребнадзорның  Татарстан буенча идарәсе Казан халкына Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә коенырга киңәш итми. Бүгенге көндә сулыкларда суны тикшеренүләре нәтиҗәләре санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми», - диелгән хәбәрдә.