Казанның Горький исемендәге паркында Туңдырма фестивале башланып китте

Фестивальдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җыры белән чыгыш ясады.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында башланып киткән Туңдырма фестивалендә әлеге десертның йөз төре тәкъдим ителде. Фестиваль ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.Бәйрәмдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җырын башкарды. Яшь җырчыны халык җылы каршы алды.Лэйна белдерүенчә, ул үзенең танылган җырчы булуын сизми дә калган. "Әле кайчан гына беренче җырымны башкарган идем. Тиз арада рейтингым күтәрелде. Үзем дә сизми калдым", - диде ул. "Малай на белом барсе" җыры клибын ике атна эчендә 3,4 млн кеше караган.