13 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Түбән Новгород Сабан туенда татар ихатасы булачак, Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә.
Ялларда Татарстанда янә яшенле яңгыр көтелә / Көндез һава температурасы 20-26 градус җылы тәшкил итәчәк. Татарстан флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр / Флаг фашистлар илбасарларыннан Идрицаны азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тапшырылды.Иртәгә Балтачның Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе узачак / Бәйрәмнең үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.Татарстанда югары белеме булмаучылар 100 мең сумга кадәр акча эшли ала / Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә нинди өлкә хезмәткәрләренә белем кирәк булмавы турында сөйләделәр.Кет телендә җыр башкара алган соңгы кеше вафат булган / Александр Котусов онкологик авыру белән авырый иде.Роспотребнадзор Казанның ике пляжында су коенуны тыйды / Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә су коенуны тыючы аншлаглар куелачак.Россельхознадзор Татарстанда бал кортларының күпләп үлү сәбәбен аңлатты / Ведомство вәкиле сүзләренә караганда, соңгы сигез ел дәвамында илдә пестицидлар куллану контрольдә тотылмый.Россия сәламәтлек саклау министры төбәкләргә табиблар кытлыгын бетерергә кушты / Төбәк хакимиятләренә медицина буенча белем алучы югары курс студентларын максатчан укыту тәҗрибәсен киңәйтергә тәкъдим ителде.Түбән Новгород Сабан туенда татар ихатасы булачак / 9 июльдә Түбән Новгород шәһәре администрациясендә «Сабантуй-2019» бәйрәмен оештыру комитетының эшлекле киңәшмәсе узды.Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә / Көндез һава температурасы 25 градустан артмаячак.