Таҗикстанда ил мәдәниятенә ят булган хиҗаблар белән көрәшә башлаганнар

Алдан Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон милли мәдәниятне чит тәэсирдән сакларга кирәклеген җиткергән булган.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Таҗикстанның Согдий өлкәсе хакимияте хатын-кызлар арасында милли мәдәниятка ят булган хиҗаблар киюгә каршы пропаганда буенча эшче төркем төзегән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

SugdNEWS  өлкә интернет-басмасы, Таҗикстанның хөкүмәт кармагындагы Хатын-кызлар һәм гаилә мәсьәләләре буенча комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән, әлеге төркемгә мәгариф, сәламәтлек, дин, яшьләр оешмалары, хатын-кызлар хәрәкәте, милиция һәм спорт өлкәсе вәкилләре керүен җиткерә.

"Согдий Хатын-кызлар һәм гаилә мәсьәләләре идарәсе башлыгы Нодира Мирзозода эшче төркем алдында Худжанда яшәүче хатын-кызларга таҗик киеменә хас булмаган хиҗаб киюгә каршы пропаганданы көчәйтү бурычын куйды. Бу максаттан алар Худжанд шәһәрендә микрорайоннарында, сәүдә үзәкләрендә, сәламәтлек саклау оешмаларында, тегү цехларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ресторан, базарларда булачак”, - диелгән хәбәрдә.

Алдан Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон милли мәдәниятне чит тәэсирдән сакларга кирәклеген җиткергән булган.

"Хатын-кызларның чикләнгән төркеме динилекне кара киемгә чорналып күрсәтмәкче. Дин ул күңелдә, җанда булырга тиеш, ә хиҗаб киеп, чалма урауда түгел”, - дип җиткергән Таҗикстан президенты.