Төркиялеләр кебек кыю халык дөньяда юк – Фатима Бетюль Саям Кайе

Төркиянең гаилә эшләре һәм социаль сәясәт министры журналистлар белән очрашты

(Әнкара, 13 июль, Рәмис Латыйпов). Төркиянең гаилә эшләре министры Фатима Бетюль Саям Кайе журналистлар белән очрашты.

Искәртеп үтик, Төркиядә 2016 елгы фетнәне искә алу чаралары уза. Шул максаттан, Төркия хөкүмәте масштаблы чаралар уздыра. Шул исәптән, төрле илләрдән килгән журналистлар белән пресс-тур оештырылды.

Мәгълүмат һәм медиа буенча баш идарә бинасында “15 июль вакыйгалары фотографлар күзлегеннән” дип аталган күргәзмә эшли. Мәгълүмат һәм медиа буенча баш идарә җитәкчесе Мәхмүт Акарджа Төркиядә социаль сәясәтнең югары дәрәҗәдә булуын белдерде.

Фатима Бетюль Саям Кайе, “шәһитләр безнең гаилә кешеләре” дип белдерде. Ул кешеләрнең батырлыгы күпләр өчен үрнәк диде ул. Ул илнең иреген яклап һәлак булган хатын-кызларның батырлыгын аерым билгеләп үтте. Минем үземнең дә ике балам бар, шул рәвешле моны ул яктан да бәялим, диде ул.

Төркиядә хакиямияттә булган партия гаилә эшләрендә революция ясады, дип белдерде. Аның әйтүенчә, дәүләт гаилә институтына зур теләктәшлек күрсәтә.

15 июль - Төркияне яулап алу омтылышы булды, ди министр. Илнең иң фаҗигале битләренең берсе, диде Фатима Бетюль Саям Кайе. Фетнәчеләр Конституциягә, сайлап куелган президентка, халыкка һөҗүм иттеләр. Әмма Төркия халык аларга лаеклы җавап бирде. Бу яктан Төркия халкы кебек халык дөньяда юк диде ул. Без курыкмадык, ут астына кереп демократияне якладык, ди министр. Шул ук вакытта, ул Европа илләренең һәм АКШның бу хәлләр вакытында антидемократик позициядә, читтән күзәтеп кенә торуны билгеләп үтте.
Төркия террор белән илдә дә, аннан читтә дә көрәшәчәк. Бу эштә Европа принципиальлек күрсәтергә тиеш, ди министр. Ул кайбер мәгълүмат чараларын президентны диктатор итеп күрсәтүдә гаепләде.

Төркиягә яра салынса да, без демократия юлыннан китәргә җыенмыйбыз, диде министр. Министрның бу сүзләрен журналистлар алкышлады.