Россиядә 3 меңнән артык экстремистик сайтның эшен туктатканнар

Россия генераль прокурорының урынбасары Виктор Гринь белдергәнчә, тыю чаралары гына җитми, кисәтү чараларының нәтиҗәле системасын булдыру кирәк.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Роскомнадзор Генераль прокуратура таләбе буенча 3 меңнән артык экстремистик сайтны тыйган. Бу хакта Россия генераль прокурорының урынбасары Виктор Гринь хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Генераль прокуратура 2014 елдан бирле Роскомнадзорга 500 таләп җибәргән булган, алар нигезендә экстремистлык эшчәнлегенә һәм массакүләм тәртип бозуларга чакырган 3 меңнән артык интернет-ресурс тыелган", - диде ул Закон чыгаручылар советы президиумында.

Аның сүзләре буенча, 10 сайттан мәгълүмат юкка чыгарылган. "Әмма бары тик тыю чаралары гына җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Кисәтү чараларының нәтиҗәле системасын булдыру кирәк", - дип белдерде Гринь.

Терроризмга каршы көрәш турында әйткәндә, ул хокук саклау органнары тырышлыгы белән Мәскәүдә, Сахалин, Владимир өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округында терактлар булмый калганлыгын искә төшерде.