Роспотребнадзор Татарстанның ике пляжында коенырга рөхсәт итми

Су сыйфатының лаборатория нәтиҗәләре буенча, Казанның “Түбән Заречье” пляжы коенырга яраксыз дип табылган.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре тикшерүләреннән соң Татарстанның ике пляжында коенырга рөхсәт ителми. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Су сыйфатының лаборатория нәтиҗәләренең санитар-химик күрсәткечләре буенча, шулай итеп, Казанның “Түбән Заречье” пляжы коенырга яраксыз, дип табылган. Шулай ук Әлмәттәге Шевченко урамындагы күл дә микробиологик күрсәткечләр буенча коенуга яраксыз.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе әлеге сулаклыкларда коенырга киңәш итми.