“Крылья Советов” паркына һәйкәлләрне кире кайтарганнар

Казан халкы узган айда “Крылья Советов” паркыннан һәйкәлләр юкка чыгуына ризасызлык белдергән.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Казанның Авиатөзелеш районындагы “Крылья Советов” паркына һәйкәлләр яңадан кайтарылган. Бу хакта үз Instagramында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр иткән.

“Статуялар янәдән паркта #крыльясоветовта, хәзер алар канатлы металлдан! #парклартатарстан”, – дип язган Фишман.

Казан халкы узган айда “Крылья Советов” паркыннан һәйкәлләр юкка чыгуына ризасызлык белдергән. Аларны төзекләндерергә алганнар булып чыкты. 

Шулай ук тиздән Татарстан парк һәм скверларында санитайзерлар барлыкка киләчәге хәбәр ителгән. Санитайзер – ул антибактериаль гель, кулларны һәм өслекне дезинфекцияләүдә кулланыла. Гель белән махсус тартмалар (бокслар) халык иң күп йөри торган парк һәм скверларга куелачак. Алар кечкенә балалары булган әти-әниләр тарафыннан киң кулланылыр, дип көтелә. Бу тәкъдимне тормышка ашыру өчен, 1 миллион акча җыярга кирәк.