420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Казан шәһәренең Киров районы ЗАГС бүлегендә 2017 елда алтынчы тапкыр өч игезәк тууын теркәгәннәр. Балаларга Аяз, Азат һәм Алмаз исемнәре бирелгән – алар шәһәрнең 1нче бала тудыру йортында дөньяга килгән.
Ир балалар Регина һәм Руслан Дәүләтшиннар гаиләсендә беренче нәниләр.
Ел башыннан Казанда 143 пар игезәк, ә алты гаиләдә өч игезәк туган. Казан ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстан башкаласында 319 пар игезәк һәм 7 өч игезәк, 2015 елда исә – 313 ике һәм 1 өч игезәк балалар туган булган.