Буа лагеренда ял итүчеләр коррупциягә каршы көрәште

Барлык катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр.

(Буа, 13 июль, "Татар-информ", "Байрак"). Буа лагеренда ял итүчеләр коррупциягә каршы көрәште, дип яза район газетасы.

“Наратлык” сәламәтләндерү лагеренда “Коррупциясез территория” дип аталган чара узды. Анда район башлыгының коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова да катнашты. Балалар коррупция каршы тематикага ясаган плакатлары хакында сөйләделәр, сәхнәдә миниатюра күрсәттеләр, квест чиштеләр. Әлеге чара барысына да бик ошады. Соңыннан барлык катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр.