420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 июльдә, Актаныш районында мөселман Сабан туе булачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә теләгән һәркем катнаша ала. Тик бәйрәм кунакларының кайбер кагыйдәләрне үтәве сорала: ирләр – баш киеменнән, хатын-кызлар каплаулы киемнән, башына яулык япкан булырга тиеш.
Мөселман Сабан туе программасы гадәттәге йола һәм спорт ярыш-бәйгеләрен, викториналарны үз эченә ала. Балалар өчен махсус күңел ачу программасы әзерләнә.
Шулай итеп, бәйрәм җомга көнне - 14 июльдә, Актаныштагы Үзәк мәчет янындагы мәйданда 09.00 сәгатьтә башлана.