news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа пляж ачарга планлаштыралар

«Навигатор» көймә станциясе янында 20-30 еллар буе Чаллы халкы ял итә.

(Чаллы, 13 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөһрә Вәлитова). Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә Табеев паркында бер генә пляж бар. Шәһәр хакимияте рәсми рәвештә тагын бер пляж ачарга каршы түгел. Аның өчен урынны Чулман буендагы Яр буе паркында сайлыйлар.

«Навигатор» көймә станциясе янында 20-30 еллар буе Чаллы халкы ял итә. Былтыр без анда алып баручы юлны ремонтладык, яр буе территориясен коткару постлары белән җиһазландырдык, чүп контейнерлары куйдык», — диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Ләкин, бу пляжны рәсмиләштерү өчен көймә станциясенең эшчәнлеген туктатырга кирәк булыр иде. 

«Шуңа күрә пляж өчен башка урын сайлыйбыз. Аның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш: суның сыйфаты, елга төбе торышы куркынычсыз», — дип аңлатты Илья Зуев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100