Төнлә Татарстанда температура -1 градуска кадәр төшә

Республикада урыны белән кырау төшәчәк.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). 14 июньдә төнлә Татарстанда -1 градуска кадәр салкынайтачак. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук урыны белән кыраулар көтелә, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.