Казаннан Үзбәкстанга авиарейслар артырга мөмкин

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчесе белән илгә туристлар агымын алга этәрү турында фикер алышты.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казаннан Үзбәкстанга авиарейслар күбрәк булырга мөмкин. Бу тема буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов белән очрашуда фикер алышты. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Очрашу барышында Үзбәкстанга авиарейслар санын арттыру идеясе яңгырады. Аерым алганда, өстәмә порт варианты итеп инде гамәлдә булганнарын карарга. Республика Президенты билгеләп үткәнчә, туристлык агымын алга этәрү эшен көчәйтергә кирәк, чөнки Үзбәкстанның бик тирән тарихы бар», — диде ул.

Бу мәсьәлә Үзбәкстанга республикадан туристлар агымын анализлауны исәпкә алып эшләнәчәк. Очрашуда шулай ук Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.

Үзбәкстан башкаласы Ташкентка Казаннан туры рейслар бар инде. Очу өч сәгать дәвам итә. Татарстан башкаласы белән Ташкент арасында аерма +2 сәгать.