Казан Кремлендә Тәбрис Яруллинның вазифасыннан китүен шәрехләделәр

Казан Кремлендә Татарстан Президентының иҗтимагый оешманың кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә катнашмавын билгеләп үттеләр.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессының кадрлар мәсьәләләрендә катнашмый, чөнки бу иҗтимагый оешма. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Тәбрис Яруллинның Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан китәргә дигән карарына шундый аңлатма бирде.

«Бөтендөнья татар конгрессы - Устав нигезендә эшләүче иҗтимагый оешма. Иҗтимагый оешма кебек гражданлык җәмгыяте институтларының асылы шунда: барлык карарлар да устав яки оешма тарафыннан формалашкан совет нигезендә кабул ителә. Кадрлар белән бәйле мәсьәлә - бары тик иҗтимагый оешманың аерым хокукы. Татарстан Президенты мондый кадрлар мәсьәләләрендә бернинди карар да кабул итми», — диде Галимова.

«Устав ике вариантны күздә тота [вазифадан китүдә]: кеше гариза язып үзе китә яки Советы шундый карар кабул итә. Мин аңлавымча, бу очракта беренче вариант булган», — дип өстәде Казан Кремле вәкиле.

Сишәмбе, 11 июнь көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин үз теләге белән эштән китү турында белдерде. БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Ленария Мөслимова билгеләнде.