Баулы тернәкләндерү үзәгенә тренажер бүләк иттеләр

Бүләк Сабан туе көнне тапшырылган.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Баулының "Мин булдырам" тернәкләндерү үзәгендә тренажерлар саны артты. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Баулы шәһәре Сабан туена Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасында даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин килде.
 
Барлык чаралардан соң, Ранэль Рубильевич сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт-тернәкләндерү комплексына нигез салучы Марат Ильясов белән очрашты.
 
Ул "Пакер" ҖЧҖ директоры Марат Ногманов һәм "Уральский Пружинный завод" ҖЧҖ генераль директоры Денис Локманов белән бергә үзәккә тагын бер тренажер бүләк итте, диелә хәбәрдә.