13 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгын ачуда катнашты, Яңа Татар бистәсе зиратына мемориал комплекс статусын бирү тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыруны яклап чыгыш ясады / Татарстан Президенты Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы ачылыр алдыннан Үзбәкстанның Россиядәге илчесе белән очрашты.

Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак / Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы җыела.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Бала тапсак, милләтебезнең дә киләчәге була / “Бала табучы булмаса, туган тел кемгә кирәк булыр”, - ди ул.

Үзбәкстанның Казандагы Генконсуллыгы үз ватандашларына эш табарга ярдәм итәчәк / Татарстанда яшәүче Үзбәкстан гражданнарын эшкә Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы линиясе буенча урнаштырачаклар.

Рөстәм Миңнеханов КФУ биналарында ремонтны уку елы башланганчы тәмамларга кушты / Татарстан Президенты КФУ биналарында төзекләндерү барышын тикшерде.

Дин әһелләре Яңа Татар бистәсе зиратына мемориал комплекс статусын бирүне күтәрә / Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара.

Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары мәхәббәт турында фильм төшерәчәк / Фильмның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә билгеле түгел.

Казан Кремлендә Тәбрис Яруллинның вазифасыннан китүен шәрехләделәр / Казан Кремлендә Татарстан Президентының иҗтимагый оешманың кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә катнашмавын билгеләп үттеләр.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана / Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев фикеренчә, көрәшне зур масштабта үткәрү аның дәрәҗәсен күтәрә, популярлаштыра.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Милләтнең бәласе – форсатны кулланмау / Хәзрәт фикеренчә, мәчетләрдә вәгазь атнасына ике тапкыр, биш кенә минут булса да укылырга тиеш.

Татар халкы үсеше стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты әлегә билгесез / "Эшче төркем актив эшли, әз генә түзәргә кирәк була", - диде Милли Шура рәисе.

Финляндия имамы балага динне ана теле аша гына өйрәтүләрен әйтте / Хәзрәт сүзләренчә, милләттәшләребез чикләр ябылгач та бары татар телендә генә сөйләшкән һәм вәгазьләр дә татарча гына алып барылган.

Татар стратегиясенә муллаларны социаль яклау мәсьәләсен кертергә тәкъдим ителде / Казанга X Бөтенроссия дин әһелләре форумына җыелган имамнар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.