“Тынычлык һәм тынлык турында”гы законга үзгәрешләр кертелә

Аны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тәкъдим итә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон проектына үзгәрешләр кертеләчәк. Моңа бәйле закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитетында каралды. Үзгәрешләрне депутатларга республика яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тәкъдим итте.

Депутатларга ясаган мөрәҗәгатендә ул өстә искә алынган законда каралмаган мәдәни-масса чараларына ачыклык ясап, алар исемлегенә мәдәни-күзәтү, рәсми физкультура һәм спорт чараларын кертүне сорады. Моны ул тиздән узачак Конфедерацияләр кубогы белән дә бәйләп аңлатты.

“Кайбер уеннар 21.00 дә башлана һәм закон тарафыннан тыелган вакытка туры килә. Эре компанияләр дә еш кына спорт ярышлары уздыра һәм аларның чаралары төнге сәгатьләргә кадәр сузыла”, - дип аңлатма бирде урынбасар.