Республика клиник хастаханәсендә Заманча ультратавыш технологияләре үзәге ачылды

Үзәктә республиканың дәвалау оешмалары хәзмәткәрләренең укулары үтәчәк.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Республика клиник хастаханәсендә Заманча ультратавыш технологияләре үзәге үз эшен башлады, анда заманча нурлы һәм ультратавыш диагностикасы технологияләре тормышка ашырылачак. Бу  башлангыч Республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башкарылган, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Үзәктә республиканың дәвалау оешмалары хәзмәткәрләренең укулары үтәчәк. Яңа үзәктә профильле белгечләр өчен мастер-класслар июль аенда ук башланачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ультратавыш диагностикасы буенча штаттан тыш белгече, Республика клиник хастаханәсенең диагностика бүлеге җитәкчесе Мөнир Төхбәтуллин сүзләренчә, соңгы ике елда хастаханәдә, ультратавыш элостаграфиясе һәм ультратавыш диагностикасында контраст тикшеренүләр кебек яңа технологияләр кертелгән.