Рөстәм Миңнеханов: "Газпром" белән хезмәттәшлек Татарстан икътисады үсешен тәэмин итә

Казанда "Газпром" ҖАҖ һәм бүлендек җәмгыятьләренең финанс-икътисад хезмәте җитәкчеләренең тармак киңәшмәсе узды.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). "Газпром" күп еллар дәвамында Татарстанның газ белән тәэмин итү, машина төзелеше проектларын тормышка ашыру, нефтехимиядә, фән-мәгариф һәм иҗтимагый өлкәләрдә стратегик партнеры булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром" ҖАҖ һәм бүлендек җәмгыятьләренең финанс-икътисад хезмәте җитәкчеләренең тармак киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә "Газпром" ҖАҖ идарәсе рәисе урынбасары Андрей Круглов җитәкчелегенә  "Корстон" да узды. 

Татарстан лидеры  "Газпром" белән хезмәттәшлек республика икътисадының тотрыклы һәм уңышлы үсешен тәэмин итә торган мөһим факторларның берсе, дип белдерде. 

"Газпром" ның уңышлары - Россия төбәкләренең иктътисади үсеше өчен мөһим фактор. Сезнең тырыш хезмәт - ул йөзләгән оешмаларга яңа заказлар һәм ил буенча меңләгән эш урыннары. Барыгызга да яңа һөнәри  казанышлар, уңышлар һәм иминлек телим", - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов  үз чыгышында.