Казанда Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтәчәкләр

14 июнь көнне, 9 сәгатьтән башлап, Республика кан үзәгендә һәр кеше кан тапшыра ала.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). 14 июньдә, Бөтендөнья кан доноры көнендә, Казанда "Кан тапшырыгыз. Бүген тапшырыгыз. Еш тапшырыгыз" лозунгы белән донорлык акциясе узачак, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Акциядә Казан епархиясе вәкилләре катнашачак. Бу көнне, 9 сәгатьтән башлап, Җиңү проспекты 85 йорт адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә кан тапшырып, теләгән һәр кеше кан күчерүгә  мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә ала. Килгән һәр кеше өчен үзәкнең хезмәткәрләре шигъри котлаулар әзерләгән, акциядә катнашкан һәр кеше шулай ук бүләккә сувенир алачак. 

Бөтендөнья кан доноры көне һәр елның 14 июнендә билгеләп үтелә. Әлеге чара, кешелекнең куркынычсыз кан һәм кан продуктларына ихтыяҗ мәсьәләләренә  җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм кан тапшырып кеше гомерләрен саклап калучы кан донорларына рәхмәт сүзләре җиткерү өчен сәбәп булып тора.