Исландия мөселманнары уразаны 22 сәгать тота

Якынча 1500 мөселман яши торган илдә, ифтар - төн уртасында, ә исмак төнге сәгать ике тирәсендә була.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Якынча 1500 мөселман яши торган илдә, ифтар (авыз ачу, Рамазан аенда кичке ризык кабул итү вакыты) - төн уртасында, ә исмак (ураза вакытында иртән ризык кабул итү) - төнге сәгать ике тирәсендә була, - дип хәбәр итә "Анадола" агентлыгы. 

Рейкьявик мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында төнлә ифтар уза. Исландиянең мәчет буларак эшли торган ислам фонды бинасына төн уртасы якынлашканда йөзләгән дин тотучы җыела. 23:48 сәгатьтә азан яңгырый, аннан соң мөселманнар су эчәләр һәм намаз укыйлар. Намаздан соң, бергәләп, аш өстәле янына җыелалар. Ифтарда шулай ук илгә килгән мигрантлар да катнаша. 

"Ураза вакыты ничек кенә озака сузылмасын, мөселманнарга ул авыр түгел, чөнки алар барысы бергә җыела. Без монда бер гаилә кебек", - дип белдерә Мароккода туган имам Габделәзиз Увани.

Исландия мөселманнар аз яши торган илләр исәбенә керә. Илдә барлыгы 1500 мөселман санала, бу гомуми халык санының (330 мең кеше) 0,5 процентын тәшкил итә. Шулай ук мөселманнарның күбесе - мигрантлар. Утрау-дәүләттә якынча 80 этник төрек яши.