Галимнәр Казан паркларының экологик торышын тикшерә

Каен серкәсе өчен чагыштырмача уңай шартлар Химиклар мәдәният йорты паркында, дип табылган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре башкала паркларының экологик торышын тестлаштыра башлады. Тест-объект сыйфатында каен серкәсе кулланыла, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Казан (Идел буе) федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының  биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы доценты Кадрия Ибраһимова сүзләренчә, серкә һава һәм туфрак пычранудагы аз гына үзгәрешләргә дә реакциясен күрсәтә.

“Уңай булмаган факторлар тәэсирендә серкәнең үзлеге һәм сыйфаты үзгәрә. Аерым алганда, серкә бөртекләре стерильләшә һәм үсми. Ни өчен шулай икәнен әлегә без аңлата алмыйбыз. Бары тик Казанның Горький исемендәге паркында вазгыять барысыннан да начаррак, анда каен серкәсе барлыкка килүгә уңай шартлар юк”, – дип сөйли ул. Каен серкәсе өчен чагыштырмача уңай шартлар – Химиклар мәдәният йорты паркында.

Эксперт кеше паркта озак вакыт булмаганда сәламатлеккә зыян юк, дип белдерә. Тикшеренүләр ике ел гына бара, әлегә алынган мәгълүматлар буенча барысы да анализлана.