Казанның танылган журналисты Сергей Федотов вафат

Җеназа вакыты һәм җирләү урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк

  (Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Кичә кич Казанның танылган журналисты, бард Сергей Федотов, авыруы нәтиҗәсендә, вафат булды.

Җеназа вакыты һәм җирләү урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Белешмә өчен. Федотов Сергей Александрович 1956 елның 1 апрелендә Яшел Үзән шәһәрендә туган. Токарь булган, диңгез авиациясендә хезмәт иткән.

1981 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. «Зеленодольская правда», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости» газеталарында эшләгән, «Комсомолец Татарии» газетасының мәдәният һәм спорт бүлеге мөдире, «Коммерсантъ» газетасы, «Интертат» порталы хәбәрчесе булып хезмәт куйган. Ул СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Шулай ук, үз шигырьләре һәм бард җырлары белән дә танылган шәхес.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Сергей Александровичның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерә.