Чаллыда Сабан туен бәйрәм итәләр

Бәйрәмдә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты

 (Чаллы, 13 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыда Сабан туен бәйрәм итәләр. Бәйрәм чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты. Бәйрәмдә, шулай ук, Казан шәһәре (Төркия) мэры Локман Эртөрк рәислегендә Төркия делегациясе һәм республика Премьер-министры Артур Миквабия җитәкчелегендәге Абхазия делегациясе булды.
Традиция буенча, бәйрәм кунакларын “Сабантуй гүзәле-2015” шәһәр конкурсы финалчылары һәм җиңүчесе милли киемнәрдә чәкчәк белән каршы алдылар. Шулай ук, шәһәр кунакларын күпсанлы җәмгыять вәкилләре каршылады.

Кунаклар "Әкият" балалар мәйданчыкларында да булды, шулай ук, “Авылым” мәйданында ХIХ гасыр ахыры һәм ХХ башындагы татар халык йортлары җиһазларын һәм татар туйларын үткәрү традицияләрен күрделәр. Кәсепчеләр балчыктан, агачтан әйберләр ясау, чигү һәм бизәкләү буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен Чаллы һөнәрчеләре ясаган сувенирлар сатып алу мөмкинлеге бар иде.
Шулай ук, кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары оештырган “Спорт Сабан туе”нда “Хезмәткә һәм оборонага әзер нормалары”н тапшыру мәйданы эшләде.

11.30 сәгатьтә “Су буе” паркының төп мәйданында бәйрәмнең тантаналы ачылышы узды. Чаллыда яшәүчеләрне һәм кунакларны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, автошәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Традиция буенча, Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев Чаллыда татар халкының милли бәйрәме башлануын белдерү өчен, Сабан туе колгасына сөлге бәйләделәр.
Быел Сабан туе әләмен 2014 елның абсолют батыры Ренат Әхмәтшин һәм “Сабан туе гүзәле – 2015” җиңүчесе Чулпан Шәйдуллина күтәрделәр.
Бәйрәм ачылышының рәсми өлешеннән соң, «Без шушы яктан, без шушы туфрактан» дип аталган театральләштерелгән тамаша башланды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.