Чаллы Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Чаллыда Сабан туен бәйрәм итәләр

  (Чаллы, 13 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда Сабан туен бәйрәм итәләр. Бәйрәм чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаша.

“Су буе” паркы мәйданында бәйрәм сәхнәсенә быел федераль һәм республика бүләкләренә лаек булган чаллылыларны чакырдылар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, шәхсән, чираттагы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча, финанс-икътисади эшчәнлектә зур уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанслар идарәсе башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медале белән бүләкләнде.

“Болгарлар” бию театры артистлары Елена Заряновага һәм Рушания Сабировага “Татарстан Республикасы атказанган артисты” мактаулы исеме бирелде.

Машина төзелешен үстерү һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “КАМАЗ” ААҖ двигательләр заводы директорының техник контроле буенча урынбасарының сыйфат анализы һәм рекламалау бүлегенең автомобильләр ремонтлау буенча слесаре Айнур Кыямовка “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” мактаулы исеме бирелде.

«Электротранспорт» ҖЧҖ баш инженеры Вячеслав Мигунов һәм электр хуҗалыгы хезмәтенең элемтә-кабель челтәрләре участогы кабель линияләрен ремонтлау һәм монтажлау буенча электромонтер Владимир Москвинга, республика транспорт комплексы үсеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.

Мәгариф өлкәсендә хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат педагог-психологы Рәмзия Яруллинага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде.