“Җәйге чорда транспорттагы җинаятьләрне ачыклау һәм аларны профилактикалау” исемле брифинг узды

“Җәйге чорда транспорттагы җинаятьләрне ачыклау һәм аларны профилактикалау” исемле брифинг узды

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Агымдагы елның 5 ае эчендә Транспорттагы эчке эшләр идарәсенең Казан линиясе буенча талаулар санының 48 процентка кимүе күзәтелә. Алар бүгенге көнгә 11 җинаять фактын тәшкил итә. Ачыкланыш дәрәҗәсе 70 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген журналистлар өчен уздырылган “Җәйге чорда транспорттагы җинаятьләрне ачыклау һәм аларны профилактикалау” исемле брифингта РФ Эчке эшләр министрлыгының Идел-Нократ транспорттагы эчке эшләр бүлегенең Казан линиясе идарәсе башлыгы Наил Салихов хәбәр итте.

Кылынган җинаятьләрне анализы шуны күрсәтә: куркыныч урыннар булып, һаман да шәһәр яны поездлары, станцияләр, тукталыш платформалары исәпләнә. Әйтик, быел Казан – Волжск арасында Васильево станциясе тирәсендә, Казан – Свияжски, Казан – Арча арасында пассажир ташучы поездларда өч хокук бозу факты теркәлгән. Юдино, Буа, Арча, Кукмара станцияләрендә дүрт җинаять фактына тап булынган. Адм. Слобода, Атлашкино, 766 һәм 787 нче километр исемле тукталыш платформаларында шулай ук дүрт җинаять очрагы ачыкланган.

“Милек урлау характерындагы җинаятьләр борчу тудыруны дәвам итә”, - ди Наил Салихов. Барлыгы 129 урлау (96 сы – дәүләт мөлкәте, 33 е – шәхси байлыкка кагылышлы, шул исәптән, йөк урлау буенча 32 җинаять) теркәлгән, аларның 88 се фаш ителгән. Казан линиясе идарәсе буенча аеруча күпсанлы урлаулар тимер юл транспортына туры килә (95). Чит милеккә кул сузу белән бәйле җинаятьләр анализы күрсәтүенчә, станцияләрдә – 76, ике станция аралыгында – 11, шәһәр яны поездларында – 3, пассажир поездларында – 7, тукталыш платформаларында – 10, портта – 5, аэропорт территориясендә– 16 һәм Чистай суднолар ремонтлау заводы мәйданында – 1 урлау кылынган.

Шәхси милекне үзләштерү юнәлешендә 34 җинаять кылынган, аларның 17 сендә ымсындыргыч предметлар булып, кәрәзле телефоннар санала. Калган очракларда җинаятьчеләрне шәхси әйберләр һәм акча кызыктырган. Ел башыннан дәүләт мөлкәтен урлау белән бәйле 95 очрак теркәлгән (тимер юлы милке: суыткыч җиһазлар секциясе, соленоидлар, дроссель-трансформаторлар, рельслар, муфта капкачлары, кабель, елга портларыннан металлар, баржалар һәм башка кирәк-яраклар). Әлеге җинаятьләр башлыча сак сигнализациясе һәм сак постлары булмаган объектларда, административ биналарда, станциядән ераклашкан көнкүреш биналарында кылынган.

Законсыз әйләнештән агымдагы елда 120,111 грамм наркотик чаралар табылган. Шулар арасыннан 116,331 грамм героин алынган.

Транспорттагы эчке эшләр бүлегенең Казан линиясе участогында оператив хәл гомуми теркәлгән җинаятьләрнең 669 дан 774 кә кадәр артуы белән сыйфатлана. Аеруча авыр җинаятләр саны 5,7 процентка кимегән. Кискен авыр җинаятьләрнең ачыкланыш проценты узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 72 проценттан 64 процентка кадәр кимегән.