Яраклылык вакыты чыккан ашамлыкның корбаны булмыйм дисәң ....

Яраклылык вакыты чыккан ашамлыкның корбаны булмыйм дисәң ....

(Казан, 13 июнь, Татар-информ, Алсу Наматова). “Сак булыгыз! Республика кибетләре яраклылык вакыты үткән ашамлыклар белән сәүдә итүен дәвам итә. Аның корбаны булмыйм дисәгез, һәрвакытта да тауар ярлыгында бирелгән мәгълүмат белән җентекләп танышыгыз”, - дип киңәш итә Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре.

Инспекциянең кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү бүлегенең башлыгы Дина Майлова сүзләренә караганда, узган айда республиканың 50 гә якын сәүдә ноктасында таурның яраклылык вакытын тикшерү максаты белән үткәрелгән рейдлар нәтиҗәләре куандырмый. Тикшерелгән объектларның 34 ендә тиешле документларның булмавы, аерым ашамлыкларның яраклылык вакыты үткән булып та, сәүдә киштәләреннән алынмавы ачыклана. Әлеге төр Закон бозу очраклары Казанның “Ләйсән”, “Яран”, “Иванушка”, “Давыдов”, “Радуга”, “Кәеф”, “Нур”, “Вика”, “Луч”, “Факкерман”, Лаеш районының шәхси эшмәкәрләре Р.Ш. Әгълиуллина, Ф.А. Гәйнетдинова, Р.Н. Мәвлиева кибетләрендә, Биектауда “Главсервисторг”, “Руслан” сәүдә нокталарында, Питрәч районында “Гай-Дар”, “Бутырки” һәм шәхси эшмәкәрләр Р.Р. Салихова, С.П. Руслаева кибетләрендә күзәтелгән.

“Яраклылык вакыты чыккан ашамлыкларның ассортиментына тукталсак, аның шактый киң икәнлеген күрәсең”, - ди Дина Майлова. Тикшерелгән объектларның күбесендә сөт ашамлыклары, казылык, ярымфабрикатлар, ярмаларның ашарга яраклы вакыты үткән булуы ачыклана. Кибет киштәләренә чыгарылган кайбер ашамлыкларның яраклылык вакыты моннан бер ел элек үткән булып та, һаман да үз урыныннан кузгатылмаган. Узган ел җәеннән калган туңдырма һәм шифалы су югарыда санап кителгән кибетләрдә быел “өр-яңа” сулыш алган.

Дина Майлова әйтүенчә, тауарның яраклылык вакытын тикшерү максаты белән үткәрелгән рейдлар барышында 100 килога якын продукция сатудан алынган. Тикшерү барышында закон бозу очраклары күзәтелгән һәрбер сәүдә ноктасы җитәкчелеге административ җаваплылыкка тартылды. Мондый рейдларны алга таба да даими рәвештә үткәрәчәкбез, ләкин бу проблеманы кулланучы үзе дә игътибарлырак һәм сатып алынган продукциягә таләпчәнрәк булган очракта гына, тиешенчә хәл итеп булачак”, - ди ул.