Ульяновски шәһәре мәктәпләрендә православие мәдәнияте нигезләрен укытырга җыеналар

Ульяновски шәһәре мәктәпләрендә православие мәдәнияте нигезләрен укытырга җыеналар

(Ульяновски, 13 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәр мәгариф идарәсе агымдагы елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә балаларны православие мәдәнияте нигезләре белән таныштыра башларга ниятли. Шәһәр хакимияте вәкилләре «Гаиләдә һәм мәктәптән тыш киңлектә балалар һәм яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү» дип исемләнгән конференциядә, әнә, шул хакта белдерде.

Мәгариф идарәсе җитәкчелеге яңа курс кертүне балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең арта баруы белән аңлата һәм шушы җитди проблеманы чишүдә яңа фәнгә зур өметләр баглый.

Мәгълүм ки, дөньяви мәктәптә дин нигезләрен укыту федераль законнарга катгый рәвештә каршы килә. Закон буенча православие яки башка дин мәдәнияте нигезләре белән таныштыру факультатив дәресләрдә һәм бары тик ата-аналарның ризалыгы булган очракта гына рөхсәт ителә.

Узган елда гаммәви мәгълүмат чаралары Екатеринбург шәһәре мәктәпләрендә епархия белән өлкә мәгариф министрлыгының уртак проекты гамәлгә ашырыла башлавы турында хәбәр иттеләр. Епархия җитәкчелеге хәтта махсус программалар булдыруы һәм мөгаллимнәр әзерләве хакында да белдерде. Әмма тиздән мәгариф түрәләре, сүз бу максатта фәкать факультативлар һәм түгәрәкләр ачып җибәрү турында гына бара, дип аңлатма бирергә ашыктылар.

Ульяновски шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән вариант исә православие мәдәнияте нигезләрен 1-11 сыйныфларда укытуны максат итеп куя. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бездә яшь буынга православие нигезләрен түгел, ә шушы дин мәдәнияте нигезләрен өйрәтергә ниятлиләр икән. Димәк, бу курс дини тәгълиматлар белән таныштыруны күздә тотмый булып чыга. Шуңа да карамастан, мәгариф идарәсенең карары әлегә зур бәхәсләр тудыра.

Ульяновски мәктәпләренә «Православие мәдәнияте нигезләре» дип исемләнгән фән уку-укыту программасының төбәк компоненты кысаларында, ягъни җирле хакимият карары буенча кертеләчәк икән.

Әлбәттә инде, православие диненнән кала, башка милләт һәм дин балаларына бу вәзгыятьтә нишләргә, нинди юлны сайларга, дигән четерекле сорауга төгәл генә җавап бирүче юк. Яңа фәнне барлык укучылар да теләп өйрәнәчәк һәм алар арасында бернинди каршылыклар да килеп чыкмаячак, дип ышандыралар мәгариф идарәсендә утыручы түрәләр.