Тиздән Кырымда нәшер ителәчәк китаплар исемлеге билгеләнде

Тиздән Кырымда нәшер ителәчәк китаплар исемлеге билгеләнде

(Симферополь, 13 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольдә КАРның милләтләр һәм депортацияләнгәннәр буенча республика комитеты тикшерү советының утырышы булып узды. Анда бюджет акчасына чыгарылачак китаплар турында сөйләшү алып барылды.

Быел программа буенча китаплар бастыру өчен 270 мең гривен бүлеп бирү ниятләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эксперт советына 15 кулъязма китап тапшырылган булган. Утырышта аларның тугызы нәшрияткә тәкъдим ителде. Басмалар арасында өстенлек кырымтатар һәм башка депортацияләнгән халыклар телләрендәге кулъязмаларга бирелде.

Сайлап алынган китаплар арасында Риза Фазылның шигырьләре, резенцияләре, кырымтатар шагыйре Әшраф Шемьинның тууына 100 ел тулу уңаеннан язылган мәкаләләрен туплаган “Шаир намын халкъ сакълар” китабы, шулай ук аның Шакир Селим белән берлектә эшләгән “Эй, ана тиль, эй, тувгъан тиль!” җыентыгы бар. Соңгысы кырымтатар шагыйрьләренең ана теленә багышлап язылган шигырьләреннән төзелгән һәм анда 30дан артык тезмә әсәр урын алган.

Моннан тыш, исемлектә Җиһан Челебиевнең Кырымдагы кырымтатар телендәге торак пунктлар исемнәрен туплаган “Топонимик атамалар сүзлеге”, Абдрахман Бариевның “Мемуарлар”ы, Рефат Куртиевның 3 китаптан торган “Депортация” хезмәте, Месфир Ислямовның “Бөек Ватан сугышы ветераны истәлекләре”, Ильяс Бахшишның “Музыкаль әсәрләр һәм җырлар җыентыгы”, А.С.Пушкинның Э.Шемизадә тарафыннан кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән “Бахчасарай фонтаны” әсәре, Керим Джаманаклының “Кырымтатар әкиятләре” дә бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чыгышы белән Кырымнан булган Керим Джаманаклы — озак еллар Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәп, шундагы педагогика институтында эшләгән кеше. Педагогика өлкәсендә шактый казанышларга ирешкән галим исемен бүгенге көндә шәһәрнең бер урамы йөртә. Нәшриятка тәкъдим ителгән әкиятләр җыентыгын Кырымның инженерлык-педагогика университеты доценты — К.Джаманаклының кызы Нурия Эмирусеинова әзерләде.

Утырышта смета төзелгәннән соң, тендр уздырылачагы һәм басмалар дөнья күрәчәк нәшриятның билгеле булачагы да әйтелде. Комитет утырышы барышында шулай ук авторларга гонорар түләү турында да сүз булды. Моңа кадәр бер генә автор да гонорар алмый иде, бу юлы исә гонорарлар суммасы сметага кертелде.

Эксперт советы составына, Сәрвәр Салиев җитәкчелегендәге милләтләр һәм депортацияләнгәннәр буенча республика комитеты әгзаларыннан тыш, кырымтатар язучылары берлеге рәисе Ш.Селим, комитетның мәгълүмат буенча бүлек рәисе Ш.Маметов, Кырым мәдәният министры урынбасары И.Заатов та керә.

Күзәтүчеләр буларак утырышта “Янъы дюнъя” газетасы баш мөхәррире урынбасары, язучы А.Велиев, “Таврия” нәшриятының кырымтатар әдәбияты бүлеге мөхәррире, язучы У.Эдемова катнашты.