Татарстан вәкилләре Мәскәүдә азкатлы йортлар төзүне үстерү мәсьәләләре буенча узачак киңәшмәдә катнаша

Татарстан вәкилләре Мәскәүдә азкатлы йортлар төзүне үстерү мәсьәләләре буенча узачак киңәшмәдә катнаша

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Мәскәүдә, Россия Төбәкләр үсеше министрлыгында азкатлы йортлар төзүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак. Аның кысаларында “Территорияләрдә азкатлы торак төзелеше мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәтенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты каралачак. Киңәшмәдә Татарстанның башкарма хакимият органнары вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Россия Төбәкләр үсеше министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Территорияләрдә азкатлы торак төзелеше мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәтенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын алга таба гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм гражданнар берләшмәләре тарафыннан комплекслы азкатлы торак төзелеше алып барган вакытта килеп туган мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеген җайга салу мөмкинлеген күздә тота.

Аерым алганда, федераль закон проектында азкатлы төзелештә катнашучы гражданнарның коммерцияле булмаган берләшмәләренең өстәмә оештыру-хокукый формаларын, шулай ук мондый берләшмәләр эшчәнлегенең хокукый, икътисади һәм оештыру нигезләрен билгеләү күздә тотыла.

Закон проектында азкатлы торак төзелешендә йорт сатып алучы гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау гарантияләре, җир кишәрлекләре хуҗаларының гомуми милкенең хокукый тәртибе, шулай ук азкатлы торак төзелеше алып барыла торган территорияләр белән идарә итү алымнары каралган.