Түбән Камада коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар проблемасын хәл итәләр

Түбән Камада коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар проблемасын хәл итәләр

(Түбән Кама, 13 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Якын көннәрдә Түбән Камада яшәүче 168 инвалидка коляскалар тапшырылачак. Бу хакта бүген шәһәр муниципалитетында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәгълүм булды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә коляска сатып алу өчен акчаны Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук шәхси эшкуарлар бүлеп бирде. Хәзер, шәһәрдә инвалид коляскаларына бәйле проблема тулысынча хәл ителгәч, торак йортларда пандуслар урнаштыру белән шөгыльләнү бурычы алга килеп басты. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең көндәлек планеркасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белдерде.