Кырымтатар яшьләренә туй уздырырга Төркиядәге милли җәмгыять ярдәм итте

Кырымтатар яшьләренә туй уздырырга Төркиядәге милли җәмгыять ярдәм итте

(Симферополь, 13 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең “Айше” кырымтатар ресторанында бу көннәрдә үзенчәлекле вакыйга булды. Ягъни бу ялларда 5 яшь кырымтатар парының туйлары узды.

Мондый мөмкинлек аларга Төркиянең Кодҗали шәһәрендәге кырымтатар җәмгыяте тарафыннан тудырылды. Аның җитәкчесе Вефа Ибраим Араджи — кырым татары. Бүгенге көндә ул Төркиядә гомер итә. Заманында Вефа Ибраим Араджиның бабалары Кырымнан Румыниягә күчкән булган.

Вефа әфәнде туй белән бөтен чыгымнарны үзе күтәрде һәм һәр парга үзләренең якыннары, дусларыннан 60 кешене мәҗлескә чакыру да рөхсәт ителгән иде.

Вефа Ибраим Араджи Кырымда 126 малайны сөннәткә утыру йоласын башкару чыгымнарын да үз өстенә алган иде. Шул ук вакытта аның тарафыннан балаларга бүләкләр дә тапшырылды