Казанда Татарстанның иң яхшы яшь судомодельчеләрен ачыклаячаклар

Казанда Татарстанның иң яхшы яшь судомодельчеләрен ачыклаячаклар

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Казанның “Черек күл” паркында Татарстан Республикасы яшь судомодельчеләренең кече һәм өлкән яшь төркемнәрендә традицион шәхси-команда ярышлары уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ярышларда Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләре өстәмә белем бирү учреждениеләренең 8 командасы катнаша. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү бүлеге мөдире Ольга Цыганова сүзләренә караганда, беренчелектә катнашучылар арасында республика ярышларында күп мәртәбәләр призлы урыннарны яулаган казанлылар Дмитрий Безроднов, Артур Жеребцов, Александр Моляшов, Мария Аверьянова, Альберт Габдиев, Чаллы вәкилләре Павел Кузовников, Антон Ситников, Ян Следь, Яшел үзәннән Михаил Потапов һәм Андрей Денисов, Әлмәттән Алексей Киршин бар. Яшь судомодельчеләр хәрби, гражданнар һәм су асты суднолары модельләрен идарә итү буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк.