Казанда төбәкләр һәм милли масс-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессы узачак

Казанда төбәкләр һәм милли масс-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессы узачак

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Агымдагы елның 14-16 нчы июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Татмедиа» масса-күләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге белән берлектә Казанда төбәкләр һәм милли масс-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессын уздыра.

Әлеге чараның максаты Россия һәм Берләшкән Дәүләтләр берлегендә чыгып килүче төбәкләр һәм милли масс-күләм мәгълүмат чараларының бүгенге хәле, үсеш перспективалары хакында фикерләшү, тәҗрибә алмашу.

14 инюнь көнне 14.00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессының пленар утырышы узачак. Аның эшендә Россия Дәүләт Думасыннан һәм Россия журналистлар берлегеннән дә вәкилләр катнашачак.

III Конгресс белән берлектә «Эфирда мәдәният-2007» V Бөтенроссия телевизион фестивале дә узачак. Ул мәдәния һәм кинематография, массакүләм мәгълүмат һәм матбугат буенча федераль агентлыклыклар ярдәме белән уза.

Казанда төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессы һәм «Эфирда мәдәният-2007» V Бөтенроссия телевизион фестивале Казанга Россия һәм Берләшкән Дәүләтләр берлеге илләренең 50 төбәгеннән масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыя. Катнашучылар арасында Балтыйк буе илләре, Казакъстаннан, Калмыкия, Коми, Тыва, Бурятия, Дагыстан, Чечня, Карачай-Черкес, Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мардовия, Мари-Эль, республикаларыннан, Ямал—Ненец Автоном округыннан, Алтай крае, Сверлау, Иркутск, Орел, Рязань, Кострома, Киров, Красноярск өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр бар.